Апач авылы тарихы


        Апач авылы, өлкәннәр сөйләвенә ышансаң, XVIII гасыр башларында барлыкка килгән. алар әйтүенчә, авылның беренче кешеләре хәзерге Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан күчеп килгәннәр. Алар арасында патшага хезмәт иткән гаскәри Апач исемле кеше дә булган. Тугры хезмәте өчен Апачка зур җир биләмәләре биргәннәр. Ул күп санлы терлек асрау белән шөгыльләнгән. Чулман буе болыннарында чебен-черкидән интеккән терлекләрен Апач кыр ягына күчерергә мәҗбүр булган. Шулай терлекләре артыннан йөри торгач, ул хәзерге Апач авылы урнашкан җирләргә килеп чыккан. Биредә Апач терлекләренә утар, терлек караучыларга, аннан үзенә йорт салдырган...

        Апач нык ихтыярлы, үз сүзендә торучы кеше булган. Бу характеры аның вакытсыз үлеменә дә китергән. Ул заманнарда да сабантуйлар уздырылган. Күрше чат авылындагы җыенда Апач та катнашкан. Гадәттә бәйрәмнәргә ул хәрби киемнән, акбүз атына атланып бара торган булган. Апачка Богады кешеләре - аның беренче хатынының туганнары ачулы булганнар. Алар җыеннан кайтып килүче Апачка һөҗүм иткәннәр. Алган яралардан Апач үлгән. Бу хәбәрне ишеткән өлкән улы Мортаза, Уфадан солдатлар белән кайтып, Богады кешеләреннән үч алган, хәтта күпләрнең ике буын бармагын кистергән. 

        Апач карт үзе үлсә дә, авылда аның нәселе калган. Аның балалары авылны аталары хөрмәтенә Апач дип йөртә башлаганнар...

        /материал Ф.Х.Закировның "Апачмы, әллә Апасмы?" китабыннан алынды/       


  • 1731 елдан 1930 елга кадәр Апас авылы дип йөртелә. 

        Актаныштан 37 чакрым көньяк-көнбатыштарак урнашкан Шәбез елгасының югары агымы буенда урнашкан. Авылга фин-угыр кабиләсе вәкилләре нигез сала. Бу урын Әгъбәс Доскаевның юртасы була. Татарлар башта Шәбез елгасының сулъягында хәзерге Әпәкәй басуы дип йөртелгән җирдә яшәгән булырга ихтимал. Өлкәннәр аны авыл урыны, диләр.  

        Кырым ягыннан килгән Гәрәй кабиләсенең Морад суфый - Бүзкүз - Күгәй - Борнаш - Сака - Тутай нәселен дәвам итүче Апас мулла Ә.Доскаевның рөхсәте белән авылга өйдәш булып керә. Рөхсәт 1731 елның 22 мартында бирелә. Авылның яна тарихы шул чордан башлана. 

        Әмма Апас, Теләкәй оныгы, Күчүм батыр улы Акай 1735 елда баш күтәрүне оештыргач, аңа каршы көрәшү өчен Минзәлә воеводасы А.М.Арбузовтан гаскәр бирүне сорый (8.07.1735). Баш күтәргән Коллар һәм Чалманарат яугирләре шул елның 11 июлендә тотып алалар һәм агач кәүсәсенә асып үтерәләр үзен...

       Авыл Бүләр волостенең Бүләр түбәсенә, Икенче йортка, аннан Бүләр волостенең Богады түбәсенә, соңыннан Байсар волостенә карый. 1930-1935 елларда  - Актаныш, аннан - Калинин, 1959 елның 12 октябрендә кабат Актаныш районына кертелә.

        Мәчетнең  1808 елда булуы теркәлгән, имамы - 70 яшьлек Габделсалих Мансуров, мөэзине - 66 яшьлек Мәндияр Бакыев дип язылган. 1892 елда яңа иман йорты салырга рөхсәт алалар. Мәдрәсә эшли. Мәчетнең башына 1949 елда җитәләр. Хәзер Әтәс белән ике арада яңа иман йорты балкып утыра. 

        Авылда 3 су тегермәне, ашлык саклау магазины, бакалея кибете була. Умартачылык һәм бияләй тегү белән дә шөгыльләнәләр. 1913 елда имана җирләре 1151 дисәтинә тәшкил итә. Балык тоту, урман кисү, печән чабу урыннары була. 

        1795 елда Апаста 18 башкорт таифәсеннән 43 ир-ат, 45 хатын-кыз теркәлгән. Марилар һәм арлар исәпкә алынмаган. 1816 елда - 107, 1859 елда - 337, 1896 елда - 462, 1913 тә - 579, 1926 да - 403, 1938 елда - 375, 1949 елда - 164, 1958 дә - 291 кеше яши. Октябрь борылышына кадәр хуҗалыклар саны 119 га җитә, 1965 елда - 76, 1989 да 69 га кала. 2010 елда 65 хуҗалык булып, анда 187 кеше гомер кичерә.

        Е.Пугачев явында 8 апачлы яу чапкан. I Бөтендөнья сугышында 10 нан артык яугир катнаша,  /шул исәптән, минем бабам - Ахунов Әмирҗан да 19 яшендә сугышка алына. Сугышта үпкәсенә пуля тиеп, яралана. Авыру сәбәпле, Ватан сугышына бармый, 1948 елда вафат була / Бөек Ватан сугышына 100 гаиләдән 108 кеше яуга алына, 59 е аннан әйләнеп кайта алмый. 

/материал Ф.Муратов, Й.Хуҗин "Актаныш - туган җирем" китабыннан алынды /

 



Иске Байсар авылы тарихы


      Актаныштан 30 чакрым көньяк-көнбатыштарак Сөн елгасы буенда урнашкан. Электән авыл аша Казан-Уфа юлы уза иде, хәзер читтән үтә. XVII гасырда Кыргыз волостенең бер аймагы саналган, аннан 1930 елда район төзелгәнче, волость үзәге була. Соңыннан бүгенге көнгә кадәр авыл Советы, муниципаль берәмлек һәм хуҗалык үзәге санала, үз канаты астына Чишмәбаш, Чиялек, Яңа Байсар авылларын сыендыра. Яңа Байсар, Чишмәбаш аннан күчеп утыралар. 

      Безнең эрага кадәр II мең елда биредә кешеләр торак корып яши. Сөн аръягындагы тау башындагы Чиялектәге каберлек исә бу төбәктә XIV йөздә татарлар гомер кичерә башлый дияргә нигез бирә. Авылның фин-угыр кабиләсе вәкилләре нигезли. Ә атама Чынгыз ханның дәвамчыларыннан булган Канбәр бәй улы Карәбәк (Габдулла) токымнарының бер тармагын тәшкил иткән Байсар бабадан кала. Авыл исеме беренче мәртәбә 1738 елгы документта телгә алына. Монда яшәүчеләр 30 йорттагы Җәнәй волосте кешеләренә Сөн һәм Сикия елгалары буена күчеп утырырга рөхсәт бирәләр. 

      1795 елда Байсар вотчина хуҗалары саналган. Бүләр волостенә караган 8 хуҗалыгында 71 кешесе, өйдәшләр булган Гәрәй һәм Җәнәй волостьларының 55 йортында - 330, 16 ихатадагы 79 типтәр, бер хуҗалыкта 6 ясакчы татар, барысы 486 кеше исәпкә алынган. 1858 елда - 1165, 1884 елда - 1712, 1896 елда - 1689, 1906 елда - 2034, 1913 елда - 2038, 1921 елда - 2279, 1922 елда - 2393 кеше яшәсә, 1926 елда кеше саны 1885 кә, 1965 елда - 1127 гә, 1975 елда - 965 кә, 1989 елда - 703, 1993 елда 667 гә кала. 2010 елда 258 йорт булып, шуның 245 ендә 671 кеше гомер кичерә.

 


Байсар авылы тарихы фотоларда...