17 март көнне мәктәптә ел саен традицион үткәрелә торган "Кошлар көне" уздырылды. 6-9 класс командалары "Тамчы ШОУ" уены-бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйгедә укучылар кошлар турында төрле викторина сораулары, табышмаклар, фотосораулар буенча көч сынаштылар. Җиңүче команда - 7 класс укучылары, икенче урында 9 класс, 3 урында 6 һәм 8 класс командалары. Уен ахырында атналык дәвамында уздырылучы бәйге - кош ояларына нәтиҗәләр ясалды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

18 март, 2016 ел


Байсар мәктәбе укытучылары - Авыл сәхнәсендә.

30 март көнне Иске Байсар мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең сморт концертының зона туры узды. Әлеге чарада Иске Байсар җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Сәфәр, Яхшый, Чуракайлылар да чыгыш ясадылар. Байсарлыларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бу чарада укытучыларның да өлеше зур. Күмәк җыр, фольклор чыгыш, милли биюләр тамаша кылып утыручыларга бик ошады.

31 март, 2016 ел

/уңнан 3 чесе - ваш покорный слуга))) / 


108 минут ю.Гагарин белән.

 

1961 елның 12 апрелендә кешелек тарихында беренче тапкыр летчик-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин космоска очыш ясый. Быел әлеге датага 55 ел. Шул уңайдан Байсар мәктәбендә "Ю.Гагарин белән 108 минут" акциясе уздырылды. Акциядә барлык сыйныф укучылары да катнашты. Башлангычлар белән рәсем күргәзмәсе оештырылса, 5-9 класслар катнашында класстан тыш чара үткәрелде.


Биологиядән имтихан биреп карау.

12 апрель көнне мәктәптә биологиядән имтихан тапшыручы укучылар өчен имтихан биреп карау оештырылды. Мәгариф идарәсеннән җибәрелгән имтихан биремнәрен 3 укучы эшләде һәм барысы да уңай нәтиҗәләргә ирештеләр. 3 кыз да "4" легә эшләделәр. 


Татарстанда - Су саклау зоналары елы.

13 апрель көнне Иҗат үзәгендә Татарстанда су саклау зоналары елы уңаеннан районкүләм макетлар конкурсы уздырылды. Әлеге чарада безнең мәктәптән Әмирова Айзирәк һәм Азалия тарафыннан эшләнгән макет та катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең макет  24 макет арасында 3 урынны яулады. 


"Экология айлыгы" дәвам итә.

Мәктәптә экология айлыгы бара. Әлеге айлык кысаларында табигатьне саклау буенча төрле әңгәмәләр, тәрбия сәгатьләре уздырыла. Иң мөһиме - табигатьне чистарту буенча зур эшләр башкарыла. 19-20 апрель көннәрендә мәктәпнең 5-9 класс укучылары Аккүз-Иске Байсар юл буендагы агач полосасын чистарту эшләре алып бардылар. Посадкадагы корыган агачларны, ботакларны җыеп, өеп куйдылар. Тиздән әлеге агачларны да агарту эшләре башланыр. Бу чараны да укучылар зур түземсезлек белән көтеп торалар.                                                                                      

                                                                                                                                                                                                  20 апрель 2016 ел.


Тукай бәйрәме

Мәктәбебезнең 4 сыйныф укучылары 21 апрель көнне Такталачык мәктәбендә булачак "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесенә әзерләнәләр. Бу уңайдан видеофильм төшерелде. 

                                                                                                                                                                                                  20 апрель 2016 ел.


"Татарстанның чиста урманнары" акциясе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2016 №546 карары нигезендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән берлектә 15 апрельдән 15 июньгә һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр "Татарстанның чиста урманнары" акциясе уздыру планлаштырыла. Әлеге акция Татарстан территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шуңа күрә дә Байсар мәктәбе укучылары әлеге чараны бик куанып каршы алдылар. 19-20 апрель көннәрендә коры ботак һәм каты чүп калдыкларын җыеп табигатькә зур файда китерделәр.

 

 


Тукайга 130 яшь

25 апрель көнне мәктәбебезнең 1-4 класс укучылары тарафыннан Иске Байсар мәдәният йортында Г.Тукай кичәсе үткәрелде.

26.04.2016


Җир Хартиясенә - 15 ел!!!

Татарстан Республикасында Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыруга 15 ел тулу уңаеннан, Байсар мәктәбе укучылары һәм укытучылары Байсар урманында 5 га урман утыртуда катнаштылар.

27.04.2016



Куркынычсыз көпчәк - 2016

29 апрель көнне район үзәгендә "Куркынычсыз көпчәк - 2016" конкурсының район этабы уздырыла. Әлеге конкурска 4 класс укучыларыннан торган команда йөрү кагыйдәләрен белү, велосипедта төрле фигуралар ясап йөрү, газета чыгару, макет яклау кебек бәйгеләрдә көч сынашачаклар. Укучыларга уңышлар теләп калабыз.

27.04.2016


Химия-биология укытучыларының мастер-класс бәйгесе.

Бүген, 29 апрель көнне Актаныш гимназиясендә химия-биология укытучыларының район бәйгесе - мастер-класс уза. 

29.04.2016.  / 8.36

мастер-класстан күренешләр.

30.04.2016


"мастер-класс" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

4 май көнне "Мастер-класс" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. 


әкәмәт кәмит. Бары тик Актаныш районында гына була торган куренеш...


ОГЭ имтиханнарына әзерлән!!!

ФИПИ сайтында 2016 елда 14 предметтан булачак йомгаклау имтиханнарының контроль вариантлары урнаштырылды. Әлеге сораулар алдан бирем карау периодында кулланылган. Чыгарылыш класс укучыларына әлеге вариантлар буенча яхшырак әзерләнү мөмкинлеге бар.

16.05.2016



25 август - Укытучыларның август конференциясе пленар утырышы алдыннан оештырылган күргәзмәдән күренешләр.                                                                                                                                                                                                                                                                        25.08.2017