иң...иң...иң...


Җир шарындагы иң зур үрмәкүч - кош ашар терафоза Блонда. Аның гәүдәсенең озынлыгы 9 см, аякларыныкы 25 см. Иң зур вәкиле Венесуэлада 1965 елда тотылган, аягының озынлыгы 28 см булган. Бу рекорд - Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Әлеге үрмәкүч кәлтәләрне, бакаларны, тычканнарны һәм еланнарны аулый.


иң агулы елан

Тайпан (усал елан). Әлеге елан ел фасылына карап үзенең төсен үзгәртә ала: җәен ачык төстә, кышын караңгырак. Бу - Җирдәге иң агулы елан. Яшәү урыны - Үзәк Австралия. Бер елан агуы 100 кешене үтерергә җитә. Елан үзенә карата куркыныч барлыгын сизсә, бөтерелә дә койрыгын селкетергә тотына.

җИРДӘГЕ ИҢ КУРКЫНЫЧ ХАЙВАННАР

үСЕМЛЕКЛӘРНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДӨНЬЯСЫ